Теләче районы социаль хезмәткәрләре өлкәннәргә уңыш җыюда ярдәм итәләр

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга йорт яны җиреннән уңыш җыеп, кышка запас әзерләргә бик теләп ярдәм итәләр.

Хәзерге вакытта өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре бәрәңге, чөгендер, кишер, кабак, алма җыялар. Алар шулай ук җиләк-җимеш куаклары, җиләк утырту белән шөгыльләнәләр, йорт яны җирләрен тәртипкә китерәләр. Өлкән яшьтәге кешеләр исә социаль хезмәткәрләр белән уңыш саклау буенча күпьеллык тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

Саф һавада шулай файдалы итеп вакыт үткәрү социаль хезмәт алучыларның физик халәтен генә түгел, ә аларның кәефен дә яхшырта, аралашуга булган ихтыяҗны канәгатьләндерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International