Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлыгы булган гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә булып узды. Бу юнәлештә эш бирүчеләр һәм мәшгульлек үзәге арасындагы хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелде.
Чарада Яшел Үзән муниципаль районының 16 предприятиесе һәм оешмасы катнашты. Аларга юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен бозмау, закон нормаларын үтәмәгән өчен җаваплылык турында искәрттеләр.
Шулай ук киңәшмәдә катнашучыларның барысы да «Россиядә эш» порталында эшләү буенча тулы инструкция һәм белешмәлекләр алдылар.