Югары Ослан интернат-йортында кино яратучылар клубы эшли

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

«Кинотерапия» программасы кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кино яратучылар клубы уңышлы эшләп килә. Айга ике тапкыр киноманнар чираттагы кино карарга һәм аның турында фикер алышырга җыелалар. Мәнфәгатьләр клубы сәнгатьнең ике төрен – әдәбиятны һәм кинематографны берләштерергә мөмкинлек бирә.

Интернат-йортта яшәүчеләр бигрәк тә аларның буыннарының тормышын күрсәтүче фильмнарны яраталар. Бүген, мәсәлән, социаль хезмәт алучылар Михаил Жестевның «Кечкенә тракторчы маҗаралары» повесте буенча 1962 елда төшерелгән нәфис фильм карадылар. Картина тамашачыларда бик күп уңай эмоцияләр уятты, клубның һәр катнашучысы залдан яхшы кәеф белән китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International