Чаллы яшүсмерләре зарарлы гадәтләргә «юк» дип әйтергә өйрәнә

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Зарарлы гадәтләргә юк» дигән чара узды. Аны тәрбияче Н. В. Савайтан үткәрде.

Өлкән яшьтәге балалар Бөтенроссия аеклык көне тарихы турында белделәр, зарарлы гадәтләр турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Катнашучылар хәмер эчү генә түгел, ә тәмәке тарту, наркотиклар һәм хәтта компьютерга бәйлелек тә зарарлы гадәтләргә керә, дип билгеләп үттеләр. Барысы бергә балалар зарарлы гадәтләргә «юк» дип әйтергә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International