ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2021 ел
җомга

16 сентябрь көнне Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ел саен үткәрелә торган «Көз бүләкләре» дигән күргәзмә оештырылды. Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, аларның актив ялын оештыру.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә процедура шәфкать туташы Дамира Гайнанова чираттагы медицина сәгате үткәрде. Бүген тернәкләнү узучы балалар белән дөрес туклану турында сөйләштеләр.

16 сентябрь көнне 30 балигъ булмаган бала Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марина Вахрушева үткәргән профилактик дәрестә катнашты.

16 сентябрь көнне социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен «Гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә патриотик тәрбияне оештыруның нәтиҗәле формалары һәм технологияләре» программасы буенча республика семинары узды.

 

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Буа районындагы «Гармония» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән даими рәвештә скандинавия йөреше буенча дәресләр үткәрәләр.

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагог-психолог Наталья Конова кече мәктәп яшендәге балалар белән тренинг үткәрде. Аның максаты коммуникатив күнекмәләрне үстерү һәм балалар тарафыннан мәктәптә кичергән борчу хисен җиңү иде.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Луб «Чемпионнар» дигән спорт дәресе үткәрде. Әлеге чарада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле сигез балигъ булмаган бала катнашты.

Саф һавада катнашучылар белән күнегүләр үткәрделәр, командаларда балалар төрле биремнәрне үтәделәр, эстафета уздылар. Спорт чарасы ахырында барлык катнашучылар да зур булмаган призлар һәм белгечтән киңәш алдылар – һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә.

13 сентябрь көнне «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Луиза Ризванова һәм Фәридә Идрисова «көмеш» волонтерлар белән бергә Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында яшәүче әбине 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Аларга авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова да кушылды.


16
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

6-13 сентябрьдә Евпаториянең «Эволюция» спорт үзәгендә «Пара-Крым 2021» Бөтенроссия физкультура-спорт фестивале узды.

2021 елның 9 сентябренә республиканың медицина оешмаларына 42,4 мең татарстанлы китерелгән, шул исәптән 32 606 кеше диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International