Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Луб «Чемпионнар» дигән спорт дәресе үткәрде. Әлеге чарада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле сигез балигъ булмаган бала катнашты.
Саф һавада катнашучылар белән күнегүләр үткәрделәр, командаларда балалар төрле биремнәрне үтәделәр, эстафета уздылар. Спорт чарасы ахырында барлык катнашучылар да зур булмаган призлар һәм белгечтән киңәш алдылар – һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә.