Түбән Кама яшүсмерләре белән профилактик дәрес үткәрделәр

2021 елның 17 сентябре, җомга

16 сентябрь көнне 30 балигъ булмаган бала Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марина Вахрушева үткәргән профилактик дәрестә катнашты.

10 нчы социаль участокта балаларга террорчлык һәм экстремизмның нәрсә икәнлеге, террористик оешмалар үз мәнфәгатьләрендә яшьләрне ничек куллануы турында сөйләделәр. «Толерантлык һәм бер-береңне хөрмәт итү генә әлеге тискәре күренешләрне кисәтергә мөмкинлек бирәчәк», – дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга үзәк хезмәткәре.

Алган белемнәрен ныгыту өчен балаларга тематик социаль видеороликлар күрсәтелде. Соңыннан катнашучылар гадәттән тыш хәлләр очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм ашыгыч хезмәт телефоннары язылган белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International