«2019-2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасының «2019-2025 елларга Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында 16 сентябрь көнне социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен «Гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә патриотик тәрбияне оештыруның нәтиҗәле формалары һәм технологияләре» программасы буенча республика семинары узды.
Семинар барышында балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләүнең традицион практикаларының перспективалары һәм проблемалары билгеләнде, уен эшчәнлеге аша балигъ булмаганнарны тәрбияләү рәвешләрен гамәлгә ашыру ысуллары һәм чаралары каралды, балигъ булмаганнарның уңай эшчәнлеген оештыру буенча киңәшләр бирелде.
Семинар спикерлары ТР Милли музееның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире А. А. Александров һәм «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк штабы урынбасары И. И. Мидхәтов иде.
Алынган белемнәр социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәт алучылар булган балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләүнең нәтиҗәле формаларын һәм методларын тиражларга мөмкинлек бирәчәк, шул исәптән Татарстан Республикасының балалар-яшүсмерләр хәрәкәтләре белән хезмәттәшлектә.
