Татарстан командасы Кырымдагы спорт фестивалендә уңышлы чыгыш ясады

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

6-13 сентябрьдә Евпаториянең «Эволюция» спорт үзәгендә «Пара-Крым 2021» Бөтенроссия физкультура-спорт фестивале узды.

Чарада Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы командасы да катнашты. Ике татарстанлы иң көчлеләр рәтенә керде. Менделеевск шәһәреннән Дмитрий Пряничников 107 килограммга кадәр авырлыктагы спортчылар арасында пауэрлифтингта алтын медаль яулады, шул ук дисциплинада хатын-кызлар арасында 61 килограммга кадәр авырлык категориясендә Мамадыштан Миләүшә Хәсәнова көмеш медаль алды. Ул шулай ук корнхол өстәл спорт уеннары ярышларында икенче булды.

Быел фестивальдә илнең 50 дән артык төбәгеннән спортчылар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International