«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Буа районындагы «Гармония» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән даими рәвештә скандинавия йөреше буенча дәресләр үткәрәләр. Чараларның максаты – өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Йөреш башланыр алдыннан катнашучылар ныгытмаларның торышын тикшерәләр һәм таякларны тотарга ярдәм итә торган каешларның озынлыгын көйлиләр, разминка ясыйлар. Мондый дәресләрдән соң чарада катнашучыларның хәрәкәтләрне координацияләве яхшыра, мускуллары һәм буыннары ныгый, психоэмоциональ хәлләре яхшыра.
