13 сентябрь көнне «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Луиза Ризванова һәм Фәридә Идрисова «көмеш» волонтерлар белән бергә Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында яшәүче әбине 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Аларга авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова да кушылды.
Социаль хезмәтләр алучы, сугыш ветераны Бибкәй Вәлиулла кызы Закирова игътибарга һәм җылы сүзләргә бик шат иде. Ул кунакларга үзенең балачагы, авыр сугыш еллары һәм фронтта дүрт абыйсын югалтуы турында сөйләде. «Сугыштан соң да җиңел булмады, әмма мин бәхетле картлык кичерәм», – дип уртаклашты Бибкәй Вәлиулла кызы. Ул барысына да котлаулар, җылы сүзләр һәм бүләкләр өчен рәхмәт белдерде.