16 сентябрь көнне Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ел саен үткәрелә торган «Көз бүләкләре» дигән күргәзмә оештырылды. Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, аларның актив ялын оештыру.
Күргәзмәдә хезмәткәрләр һәм яшәүчеләр интернат-йорт участогында үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән ясаган эшләнмәләр тәкъдим ителде. Әкият һәм мультфильм геройлары, төрле хайваннар һәм башкалар – болар барысы да социаль хезмәтләр алучыларның фантазия һәм хезмәт җимешләре. Хезмәт буенча инструктор Рания Габидуллина җитәкчелегендә алар үзенчәлекле җиләк-җимеш шедеврлары ясадылар.