«Шәфкать» үзәгендә тернәкләнүчеләр белән дөрес туклану файдасы турында сөйләштеләр

2021 елның 17 сентябре, җомга

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә процедура шәфкать туташы Дамира Гайнанова чираттагы медицина сәгате үткәрде. Бүген тернәкләнү узучы балалар белән дөрес туклану турында сөйләштеләр.

Дәрестә катнашучылар ни өчен дөрес тукланырга кирәклеген, суны ни кадәр еш һәм күпме эчәргә кирәклеген белделәр. «Барыннан да элек, туклану төрле булырга тиеш. Рационга ит, балык, җиләк-җимеш, сөт продуктлары, яшелчә, яшеллек керергә тиеш. Аларда тормыш тонусына ярдәм итүче төп витаминнар һәм микроэлементлар бар», – дип сөйләде социаль хезмәт алучыларга шәфкать туташы.

Әңгәмә тернәкләнүчеләргә дөрес туклануның сәламәт яшәү рәвеше өлеше һәм озын гомерлелек нигезе булуын аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International