15-17 сентябрь көннәрендә илдә Россия урман көннәре уза. Масштаблы экологик бәйрәм кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар урман җыештыруга чыктылар.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Кичә, 15 сентябрь көнне, «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы һәм Зәй политехник көллиятенең «Profistail» волонтер отряды Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Ивановна Моисеевага бардылар.
1 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр Мәскәүдә Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең 95 еллыгына багышланган чаралар узачак. Татарстан делегациясе составына җиде кеше керде, алар арасында БСҖ Татар республика бүлекчәсе рәисе Венера Гаулстон һәм җәмгыятенең мактаулы әгъзасы Татьяна Нужина да бар.
Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Хәзерге заман яшүсмере дөньясында Интернет» дигән эш программасы уңышлы тормышка ашырыла. Ул балаларда интернет-киңлектә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 14 сентябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре хезмәт алучылар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә когнитив бозылулары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен «Баш миенең уң як ярымшарлыгы рәсем ясау дөньясы» проекты тормышка ашырыла.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Шәүлә театры» социаль проекты тормышка ашырыла. Аның максаты – аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларның мәдәни ялын төрлеләндерү, аларның иҗади сәләтләрен һәм коммуникатив күнекмәләрен үстерү.
«Нечкәбил» республика матурлык, аналар һәм гаилә конкурсы кысаларында ел саен Татарстан гаиләләре фестивале уза.
Россиядә Фән һәм технологияләр елы кысаларында 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Диләрә Борисова төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада 15 балигъ булмаган бала катнашты.