ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакыт карау системасы өлешчә яки тулысынча үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм итү комплекслы программасын үз эченә ала.

20 сентябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова мәктәп яшендәге балалар белән сәламәтлек дәресе үткәрде. Ул алкогольнең, тәмәке тартуның һәм наркотикларның кеше сәламәтлегенә тискәре йогынтысы турында белемнәрне тирәнәйтүгә юнәлдерелгән иде.

Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүдә «Мульттерапия» дигән яңа инновацион технология куллана башладылар.

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 20 нче сентябрь көнне Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли костюмнары» дигән иҗади эш узды.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәрнең сәламәтлеген саклауга, аларның файдалы ялын оештыруга, кызыксынулар буенча аралашуны киңәйтүгә, гражданнарның хәрәкәт активлыгын арттыруга юнәлдерелгән «Социаль туризм» программасы тормышка ашырыла. Маршрутлар җәяү дә, машинада йөрүне дә күздә тота.

18 сентябрьдә Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Татарстан кроссы – 2021»гә кушылды. Социаль хезмәт алучыларны, күп балалы гаиләләрне һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне җыеп, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре шәһәрнең парк зонасында йөгереш юлларына чыктылар.

Форум Ставрополь шәһәреннән төп трансляция белән 80 субъект территориясендә онлайн узачак. Ул берьюлы берничә заманча коммуникация форматын берләштерәчәк.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге һәм «Аноним наркоманнар» берләшмәсе күп еллар дәвамында наркотик һәм алкоголь чараларын куллануны кисәтү, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрне дәвалау буенча эш кысаларында тыгыз хезмәттәшлек итә.

20 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге бүлекнең социаль хезмәт алучылары яңа технология – пластилинография белән таныштылар.


20
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 17 сентябренә Татарстан Республикасы буенча барлыгы 5 997 гариза бирелгән, бу планга карата 145,7 % тәшкил итә. 2 145 татарстанлы укуга кереште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International