Азнакай интернат-йорты карамагындагылар белән көн саен дәресләр үткәрәләр

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакыт карау системасы өлешчә яки тулысынча үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм итү комплекслы программасын үз эченә ала.

Көн саен учреждение белгечләре когнитив тайпылышлары булган социаль хезмәтләр алучылар белән дәресләр үткәрәләр. Бу эш үз эченә түбәндәге күнегүләрне ала: үрнәк буенча кубиклар һәм геометрик фигуралар тезү, логик һәм сөйләм мәсьәләләр, ребуслар, башваткычлар чишү, графомоториканы үстерү өчен карточкалар белән эшләү. Үткәрелә торган дәресләр социаль хезмәт алучылар арасында элемтәләр урнаштыруга гына ярдәм итми, шулай ук хәтерне, игътибарны, фикерләүне, кулларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән.

Төркемле дәресләр өлкәннәргә бик күп уңай эмоцияләр бирә, яхшы тонус һәм күтәренке кәефне сакларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International