18 сентябрьдә Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Татарстан кроссы – 2021»гә кушылды. Социаль хезмәт алучыларны, күп балалы гаиләләрне һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне җыеп, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре шәһәрнең парк зонасында йөгереш юлларына чыктылар.
Йөгерештә җиңелүчеләр һәм җиңүчеләр булмады – һәркем күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алды. Чараның төп максаты ата-аналарны һәм балаларны даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү иде.