«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән сәламәтлек дәресе үткәрделәр

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

20 сентябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова мәктәп яшендәге балалар белән сәламәтлек дәресе үткәрде. Ул алкогольнең, тәмәке тартуның һәм наркотикларның кеше сәламәтлегенә тискәре йогынтысы турында белемнәрне тирәнәйтүгә юнәлдерелгән иде.

Ике командага бүленеп, балалар сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, танылган спортчыларны атадылар. Чараның икенче өлешендә алар бәйле кешенең портретын төзеделәр, аңа кыскача характеристика бирделәр.

Тәрбияләнүчеләргә наркотикларга бәйлелек проблемасы, җинаять-хокукый аспектлар һәм наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр кулланган һәм тараткан өчен җаваплылык турында сөйләделәр. Документаль фильмны караганнан соң, әңгәмәдә катнашучылар яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү буенча үз тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International