21-22 сентябрьдә Ставропольдә Инвалид балаларга стационар социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы учреждениеләр директорлары форумы узачак. Чараны Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды Ставрополь крае Хөкүмәте белән берлектә оештыра.
Форум Ставрополь шәһәреннән төп трансляция белән 80 субъект территориясендә онлайн узачак. Ул берьюлы берничә заманча коммуникация форматын берләштерәчәк.
Уңышлы тәҗрибә уртаклашу һәм конструктив диалог өчен форум инвалид балаларга стационар социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләрен, төбәк министрлыклары һәм ведомстволарының профильле бүлекчәләре вәкилләрен, гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү, инвалид балаларны тернәкләндерү һәм абилитацияләү өлкәсендә экспертларны җыячак.
2021 елгы форумның темасы – «Үсешнең яңа юллары». Ул дәүләт учреждениеләрендә стационар социаль хезмәт күрсәтүдә булган инвалид балаларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру өлкәсендә яңа алымнар һәм нәтиҗәле практикалар күрсәтергә тиеш.
Форум Zoom платформасында видео-конференц-элемтә форматында, Социаль өлкә хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү үзәгенең YouTube-каналында турыдан-туры трансляция белән үткәрелә: https://www.youtube.com/c/центрдпо.
ММЧ өчен контактлар: +7 996 284 1245 (Орынбасар Амангельдэевна Жамбурчинова).