20 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге бүлекнең социаль хезмәт алучылары яңа технология – пластилинография белән таныштылар.
Чара башында реабилитантлар рәсем иҗатының яңа юнәлеше турында белделәр, ә аннары контурлы пластилинография белән шөгыльләнделәр: маркер белән рәсем ясадылар, аның кырыйлары буенча пластилиннан контур ясадылар һәм сурәтне тиешле төстәге пластилин белән тутырдылар.
Чарада ун кеше катнашты.