Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр чираттагы экскурсиядә булдылар

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәрнең сәламәтлеген саклауга, аларның файдалы ялын оештыруга, кызыксынулар буенча аралашуны киңәйтүгә, гражданнарның хәрәкәт активлыгын арттыруга юнәлдерелгән «Социаль туризм» программасы тормышка ашырыла. Маршрутлар җәяү дә, машинада йөрүне дә күздә тота.

Әлеге программа кысаларында чаралар үткәрү ялгызлык проблемасын хәл итәргә, тәрбияләнүчеләрнең психоэмоциональ хәлен яхшыртырга, аларның интеллектуаль һәм мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә.

Бүген интернат-йортта яшәүчеләр өчен Раифа монастырена экскурсия оештырылды. Социаль хезмәт алучылар монастырь территориясе буйлап йөрделәр, дога кылдылар, изге су җыйдылар. Алар чын күңелдән оештыручыларга интернат-йорттан читкә чыгу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр. Шунысы куанычлы, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен махсус җиһазландырылган автобуста бу күпкә җиңелрәк һәм уңайлырак.

«Өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга туризм бик кирәк. Бу социальләшү һәм җәмгыятькә интеграциянең иң нәтиҗәле чараларыннан берсе», – ди социаль тернәкләндерү буенча белгеч Рушания Гафурова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International