22 нче сентябрь көнне Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Чара «Крылья Советов» һәм «Горки-Әмәт урманы» паркларында 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр узачак.
Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хәйрия акцияләре уза.
«ГидроПромЖилстрой» ҖЧҖ 1 хезмәткәр алдындагы гомуми 492,9 мең сумлык бурычын түләде.
27 сентябрь көнне 19.00 сәгатьтә «Әкият» балалар үзәгенең концерт залында «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясенең «Диалоги» инклюзив спектакле күрсәтеләчәк.
Аналарның яңа туган балаларыннан иртә баш тартуларын профилактикалау һәм туучылар санын арттыру, гаилә институтын ныгыту буенча «Бишек» программасын тормышка ашыру кысаларында 17 сентябрь көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Алена Филаретова һәм психолог Гөлназ Илдарханова «Хатын-кызның икенче тууы» дигән чара уздырдылар. Ул район үзәк хастаханәсе базасында узды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 17 сентябрь көнне Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тренинглар үткәрде. Чаралар 4 нче социаль участокта, Усад урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.
Бу эштә «Старость в радость» Хәйрия фонды ярдәм итә. Әйтик, рәсем ясау буенча онлайн-дәресләр Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен инде яраткан шөгыльгә әйләнде. Рәсем ясау һәр кешенең иҗади потенциалын ачарга мөмкинлек бирә.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты өлкәннәрнең тормыш сыйфатын күтәрү, аларның актив озын гомерлеге чорын озынайту мәсьәләсен хәл итүгә комплекслы якын килә.
Республиканың Теләче муниципаль районында 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карау дәвам итә. Чараны «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә үткәрә.