Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүдә «Мульттерапия» дигән яңа инновацион технология куллана башладылар.
Арт-терапиянең бер төре буларак, мульттерапия психолог һәм социаль хезмәт алучыларның уртак эшчәнлеген күздә тота. Бу эшнең нәтиҗәсе булып мультфильм тора.
Мульттерапия дәресләре өлкәннәргә һәм инвалидларга куркуларны җиңәргә, төрле невротик халәтләргә каршы көрәшергә, иҗади сәләтләрне ачарга, тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә.
20 сентябрьдә узган дәрестә Арча уку йортлары волонтерлары да катнашты, алар интернат-йортта яшәүчеләр белән бергә пластилиннан «Смешарики» мультфильмы ясадылар. Барлык катнашучылар да үзләре өчен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр алдылар.