2021 елның 22 сентябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 16 660 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 147 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,82 % тәшкил итә.
Бүген Түбән Кама муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өчен укыту практикумы уздырылды.
Квалификация күтәрү кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча өч белгече өйдә социаль хезмәт күрсәтү формасында типлаштыру үткәрү мәсьәләләре буенча онлайн-укуларда катнашты. Укуларны «Старость в радость» өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм итү хәйрия фонды үткәрә.
Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар өчен социаль адаптация буенча төркемле дәрес уздырылды. Чарада 18 кеше катнашты.
Балалары булган Россия Федерациясе гражданнарының торак шартларын яхшырту максатыннан, «Демография» милли проектының «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты кысаларында РФ Финанс министрлыгы тарафыннан «Гаилә ипотекасы» ташламалы ипотека кредиты программасы гамәлгә ашырыла.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында еш кына төрле күңел ачу чаралары, кызыклы очрашулар, әңгәмәләр үткәрелә.
Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шушы көннәрдә «Яшь бакчачы» түгәрәгендә чираттагы дәрес уздырылды. Чара барышында балалар приют территориясендә урнашкан кечкенә генә бакчада көзге эшләр белән шөгыльләнделәр.
Кичә, 21 нче сентябрь көнне, Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге төркем хезмәт алучылары өчен бассейнга баруны оештырдылар. Хәйрия нигезендә үткәрелгән дәреснең максаты – организмны чыныктыру һәм ныгыту.
20 сентябрь көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча «Һәркем кебек түгел» дигән дәрес узды. Чара тәрбияләнүчеләрнең игътибарын инвалид балалар проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
Татарстан Республикасында гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды. Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре дә бүген прививка ясаттылар. Үзләренең һөнәри бурычлары аркасында алар бик күп кешеләр белән аралаша, шуңа күрә белгечләр үзләрен һәм тирә-юньдәгеләрне сакларга булды.