Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 20 нче сентябрь көнне Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли костюмнары» дигән иҗади эш узды.
Чараның максаты балаларда туган як традицияләренә карата кызыксыну уяту иде. Дәрес барышында тәрбияче Зөлфирә Нигъмәтҗанова үзәктә тәрбияләнүчеләргә кием-салым үзенчәлекләре турында сөйләде, балалар матур костюмнар кистеләр, алар нинди халыкныкы булуын атадылар, төрле милли киемнәрнең үзенчәлекләрен истә калдырдылар. Аннары кәгазьдән әзерләнгән манекеннарга алар әзер костюмнарны кидерделәр. Соңыннан тематик күргәзмә оештырылды.
