Квалификация күтәрү кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча өч белгече өйдә социаль хезмәт күрсәтү формасында типлаштыру үткәрү мәсьәләләре буенча онлайн-укуларда катнашты. Укуларны «Старость в радость» өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм итү хәйрия фонды үткәрә.
Дәресләрдә өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның чит ярдәмгә бәйлелеген бәяләү бланкы белән эшләү кагыйдәләре турында сөйләделәр, өлкән яшьтәге кешеләр турында һәм әңгәмә үткәрү кагыйдәләре турында төп белемнәр бирделәр. Шулай ук тыңлаучылар белән типлаштыру барышында барлыкка килә торган катлаулы мәсьәләләрне дә карадылар.
Уку тәмамлангач, тыңлаучыларга, алар тарафыннан өйрәнелгән темаларны үзләштерү дәрәҗәсен бәяләү өчен, йомгаклау тестын узарга туры килде.
«Ышаныч» белгечләре билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр аларга озак вакыт карау системасы кысаларында социаль хезмәт алучылар белән эшләү барышында барлыкка килгән мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.
