Татарстан Республикасында гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды. Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре дә бүген прививка ясаттылар. Үзләренең һөнәри бурычлары аркасында алар бик күп кешеләр белән аралаша, шуңа күрә белгечләр үзләрен һәм тирә-юньдәгеләрне сакларга булды.
Гриппка каршы прививканы социаль ярдәм үзәгенең барлык сәламәт хезмәткәрләре ясаттылар.