Бүген Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара чукраклар көненә багышланган «Без йөрәк белән ишетәбез» дигән мәгълүмати сәгать узды. Бу дата ел саен сентябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә һәм Халыкара саңгыраулар атнасын яба.
22 сентябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Тынычлык дөньясында» дигән класс сәгате үткәрде. Чара Халыкара чукраклар көненә багышланган иде.
22 сентябрь көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары һәм педагоглары менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге төркемдә «Тигез мөмкинлекләр өчен!» дигән дәрес оештырдылар.
Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон таләпләрен бозып, «МТР-Казан» ҖЧҖ оешмада буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар барлыгы турында мәгълүматларны вакытында тапшырмаган.
23 сентябрь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Алена Лихачева «Мөмкинлекләр – чикләнгән, сәләтләр – чиксез» дигән дәрес үткәрде.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Син барын да булдырасың!» дигән менталь тайпылышлары булган яшь инвалидларны социаль адаптацияләү программасын тормышка ашыру дәвам итә.
Кукмара районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2021 нче елда «Демография» милли проекты кысаларында озак вакыт карау системасын кертү эше дәвам итә.
21 сентябрь көнне Арча районы балалар сәнгать мәктәбе базасында социаль хезмәт алучылар өчен «Талантлар салават күпере» исемле чираттагы конкурс-фестиваль узды. Чараның максаты – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы психоневрологик интернатларда хезмәт алучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре арасында азык-төлек куркынычсызлыгы принципларын тайпылышсыз үтәү һәм учреждениегә китерелә торган продукциянең сыйфатын даими контрольдә тоту тора.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 357 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 47 кешегә кимрәк.