Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында еш кына төрле күңел ачу чаралары, кызыклы очрашулар, әңгәмәләр үткәрелә.
Шушы көннәрдә учреждение белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен Сергей Есенин иҗатына багышланган шигъри кичә әзерләделәр. Интернат-йортта яшәүчеләр бик теләп шагыйрьнең әсәрләрен укыдылар, гитара астында аның шигырьләренә җырлар башкардылар. Кичә өлкәннәр өчен чын шигъри һәм музыкаль бүләк булды.
Шулай ук интернат-йортта «Көзге бал» чарасы узды. Учреждение белгечләре социаль хезмәт алучыларны көзге бәйрәм оештыруга һәм анда актив катнашуга рухландырдылар. Күңел ачу программасы концерт һәм бию өлешләреннән торды. Барлык катнашучылар да конкурсларда актив катнаштылар. Көзге чара бәйрәм өстәле артында тәмамланды.
Мондый чараларның максаты – өлкәннәрнең мәдәни ялын оештыру, эмоциональ халәтләрен яхшырту.