Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шушы көннәрдә «Яшь бакчачы» түгәрәгендә чираттагы дәрес уздырылды. Чара барышында балалар приют территориясендә урнашкан кечкенә генә бакчада көзге эшләр белән шөгыльләнделәр.
Иртә яздан бирле приютта тәрбияләнүчеләр теплицаларда чәчәк, яшелчә үсентеләре һәм яшел тәмләткечләр, бакчада – бәрәңге, кабак, чөгендер, кишер, ташкабак, кузгалак, суган, сарымсак үстерделәр. Хәзер иң күңелле мизгел җитте – уңыш җыю, ул балаларда зур кызыксыну уятты. Балалар бик тырышып эшләгәч, иң тәмле һәм файдалы яшелчәләр – үз көчең белән үстерелгәннәр, дигән нәтиҗәгә килделәр.
Яшелчәләр җыйганнан соң, балалар чәчәклекләрне кышка әзерләү белән шөгыльләнделәр: бөтен чүп-чарны, коелган яфракларны җыештырдылар, чүп үләннәрен утадылар.