2021 елның 22 сентябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 16 660 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 147 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,82 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 60 385 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 196 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,28 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 645 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 53 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.