Кичә, 21 нче сентябрь көнне, Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге төркем хезмәт алучылары өчен бассейнга баруны оештырдылар. Хәйрия нигезендә үткәрелгән дәреснең максаты – организмны чыныктыру һәм ныгыту.
«Дельфин» спорт комплексы хезмәткәре кунакларны бассейнга йөрү кагыйдәләре һәм нормалары белән таныштырды, суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Социаль хезмәт алучылар рәхәтләнеп йөзделәр һәм чумдылар, уңай эмоцияләре белән уртаклаштылар. Алар барысы да оештыручыларга мондый мөмкинлек өчен бик рәхмәтле.
«Гармония» үзәгенең социаль педагоглары мондый чаралар социаль хезмәтләр алучыларны сәламәтләндерүгә булышып кына калмыйча, сулыкларда куркынычсыз тотыш күнекмәләре булдырырга да ярдәм итәр, дип өметләнә.