«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән рухи-әхлакый тәрбия буенча дәрес үткәрделәр

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

20 сентябрь көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча «Һәркем кебек түгел» дигән дәрес узды. Чара тәрбияләнүчеләрнең игътибарын инвалид балалар проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.

Тәрбияче Венера Якупова балаларга С. Капылованың «Гарип» җырын тыңлатты, презентация күрсәтте һәм 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көне турында сөйләде. Бу көнне җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар проблемаларына, аларның хокукларын һәм иминлеген саклауга җәлеп итү каралган.

Тәрбияләнүчеләрнең аерым игътибары мөмкинлекләре чикле кешеләрнең бик талантлы булуына юнәлтелде. Балалар шулай ук «Движение вверх» фильмын караудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм инвалид спортчыларның җиңүләренә сокландылар.

Мондый дәресләр һәм әңгәмәләр балаларда игелек, шәфкатьлелек, инвалидларга карата ихтирамлы һәм игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International