Яшел Үзән мәшгульлек үзәге эшсезләргә социаль адаптациядә ярдәм итә

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар өчен социаль адаптация буенча төркемле дәрес уздырылды. Чарада 18 кеше катнашты.

Катнашучылар резюме төзергә, эш бирүче белән дөрес итеп әңгәмә корырга өйрәнделәр, эш эзләүнең индивидуаль планнарын формалаштыру белән шөгыльләнделәр. Телефон аша аралашканда һәм эш бирүче белән әңгәмә узганда эш эзләүченең еш хаталарына зур игътибар бирелде.

Социаль җайлашу буенча дәресләр туры килә торган эш эзләүдә актив гамәлләргә этәрә, ә алынган белемнәр хезмәт базарында эшсезләрнең конкурентлыгын арттыра.

Мондый дәресләр эшсез гражданнар өчен даими һәм бушлай үткәрелә. Аларда катнашырга теләүчеләргә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International