22 сентябрь көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары һәм педагоглары менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге төркемдә «Тигез мөмкинлекләр өчен!» дигән дәрес оештырдылар.
Социаль хезмәтләр алучылар белән комда рәсем ясау буенча мастер-класс, шулай ук өстәл уены үткәрелде. Көндезге төркемнәрдә эшләү инвалидларны социальләштерүгә, социаль-көнкүреш күнекмәләрен үзләштерүгә, тулы канлы тормыш алып баруга өйрәтүгә юнәлдерелгән.
Хәзерге вакытта 18-40 яшьлек инвалидларны көндезге төркемгә туплау дәвам итә. Барлык сораулар буенча «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.