23 сентябрь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Алена Лихачева «Мөмкинлекләр – чикләнгән, сәләтләр – чиксез» дигән дәрес үткәрде.
Халыкара чукраклар көне алдыннан социаль хезмәтләр алучыларга төрле чорда, төрле илләрдә яшәгән ишетү сәләте белән проблемалары булган танылган фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре турында сөйләделәр, ишарәләр теле белән таныштырдылар. Шулай ук балалар күңелле зарядка ясадылар, танып-белү уеннары уйнадылар.
Соңыннан балалар кулдан ясалган пазл җыйдылар һәм бер-берсенә әйләнә-тирәдәгеләргә карата мәрхәмәтлерәк һәм сабыррак булырга теләделәр.