Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Син барын да булдырасың!» дигән менталь тайпылышлары булган яшь инвалидларны социаль адаптацияләү программасын тормышка ашыру дәвам итә.
21 сентябрь көнне учреждение психологы Евгения Бочкарева әлеге технология кысаларында ком терапиясен кулланып дәрес үткәрде. Ул комның үзенчәлекләре турында күзаллауларны формалаштыруга, кулларның вак моторикасын үстерүгә, сөйләм активлыгын стимуллаштыруга юнәлдерелгән иде.
Шулай ук очрашу кысаларында гаилә белән эшләү буенча белгеч Наталия Кудряшова яшь инвалидлар белән «Көзге кич утырулар» дигән уен дәресе үткәрде. Катнашучылар көз турында презентация карадылар, табышмакларга җавап бирделәр һәм аларны үзләре дә уйлап таптылар.
Социаль хезмәт алучылар инициативасы буенча киләсе дәрес музыкаль батл форматында узачак.