Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон таләпләрен бозып, «МТР-Казан» ҖЧҖ оешмада буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар барлыгы турында мәгълүматларны вакытында тапшырмаган.
13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы «МТР-Казан» ҖЧҖне РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 19.7 статьясында каралган административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм кисәтү рәвешендә җәза билгеләргә карар итте.
Шуңа бәйле рәвештә Министрлык чираттагы тапкыр халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен булдырылган яки бүлеп бирелгән эш урыннары булуы турында мәгълүматны үз вакытында тапшырырга кирәклеген искә төшерә.