«Талантлар салават күпере» конкурс-фестиваленә йомгак ясалды

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

21 сентябрь көнне Арча районы балалар сәнгать мәктәбе базасында социаль хезмәт алучылар өчен «Талантлар салават күпере» исемле чираттагы конкурс-фестиваль узды. Чараның максаты – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы психоневрологик интернатларда хезмәт алучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру.

Тамашачылар залында чараның кунаклары сыйфатында министр урынбасары Ю. И. Абдреева, Министрлыкның Республика ресурс үзәге директоры урынбасары М. Г. Газиева, шулай ук психоневрологик интернатлар җитәкчеләре бар иде.

Быел конкурста Казан, Яшел Үзән, Кама Аланы, Яңа Чүриле, Алабуга һәм Чистай психоневрологик интернатларыннан 37 кеше катнашты. Конкурс номерлары төрлелек һәм сәнгатьлелек белән аерылып торды, жюри әгъзаларына иң яхшыларны сайлап алу җиңел булмады.

Конкурс-фестиваль нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

«Вокал» номинациясе:

1 урын – Казан ПНИ;

2 урын – Алабуга ПНИ;

3 урын – Кама Аланы ПНИ.

«Нәфис сүз» номинациясе:

1 урын – Яңа Чүриле ПНИ;

2 урын – Чистай ПНИ;

3 урын – Яшел Үзән ПНИ.

«Пародия» номинациясе:

1 урын – Алабуга ПНИ;

2 урын – Чистай ПНИ;

3 урын – Яңа Чүриле ПНИ.

Җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International