«Тылсым» үзәге өлкәннәр һәм инвалидларның хәлен яхшырту өчен яңа технологияләр кертә

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Кукмара районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2021 нче елда «Демография» милли проекты кысаларында озак вакыт карау системасын кертү эше дәвам итә.

Социаль хезмәтләр алучыларның коммуникатив потенциалын арттыру максатыннан, өченче кварталда белгечләр тарафыннан «Оста куллар» технологиясе эшләнде һәм гражданнар белән өйдә социаль-тернәкләндерү эшенә кертелде. Ул кулларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән.

«Оста куллар» технологиясе һәркем өчен үтемле, чөнки дәресләр яткан килеш тә, утырып та уздырыла. Социаль хезмәткәрләр белән берлектә хезмәт алучылар төрле күнегүләр ясыйлар, пластилин әвәлиләр, тасмага яки җепкә эре төймәләр кертәләр, сәдәф яки башка вак әйберләр барлыйлар. Моннан тыш, карамактагыларның кул астында резин шиплы йомшак тубы бар, алар аны учларында кысалар яки бер кулдан икенчесенә тәгәрәтәләр.

Бу технология буенча дәресләр көн саен утызар минут үткәрелә, һәм инде күп кенә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар моның уңай нәтиҗәсен тойдылар. Алга таба да социаль хезмәтләр алучыларның хәлен яхшырту өчен яңа технологияләр эшләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International