Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны кабат үзгәрде

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 357 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 47 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Түбән Камада эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 22 сентябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 772 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Алабуга (+2), Яшел Үзән (+1), Менделеевск (+3), Кама Аланы (+2) һәм Чистай (+4) шәһәрләрендә күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International