22 сентябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Тынычлык дөньясында» дигән класс сәгате үткәрде. Чара Халыкара чукраклар көненә багышланган иде.
4 нче социаль участокта балигъ булмаган балаларга әлеге датаның барлыкка килү тарихы, ишетү сәләте белән проблемалары булган танылган фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре турында сөйләделәр. Шулай ук дәрестә катнашучылар ишарәләр телләре белән таныштылар.
Балалар мондый кешеләргә игътибарлы булырга, һәр кешегә хөрмәт белән карарга һәм кирәк булган очракта ярдәм итәргә кирәклеген аңладылар.