Зәйдә пенсия алды яшендәгеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пенсия яшенә җитмәгән кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Чарада районның биш оешмасы вәкилләре катнашты: «Зәй шикәре» ААҖ, «Зәй үзәк район хастаханәсе» ДАССУ, «Заинский крекер» кондитер фабрикасы» ҖЧҖ, «Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» МББУ, «Орман Логистика» ҖЧҖ.

Вакансияләр ярминкәсенә 17 кеше килде. Аларга 123 эш урынына 58 вакансия тәкъдим ителде. Чара нәтиҗәләре буенча ике кеше эшкә юллама алды. Шулай ук зәйлеләргә консультация хезмәтләре күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International