«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә көз бәйрәме уздырдылар

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Сентябрь аенда Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көз бәйрәме үткәрелә. 29 сентябрь көнне учреждениедә «Әкияттә кунакта» дигән чара узды.

Бәйрәмдә тернәкләндерү курсы узучы балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Алар янына кунакка әкият геройлары килде. Алар белән бергә балалар төрле уеннар, әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр. Шулай ук балалар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр һәм конкурсларда катнаштылар. Сюрпризларсыз да булмады – балалар әкият кунакларыннан татлы бүләкләр һәм алмалар алдылар.

Мондый чаралар, тернәкләндерү үзәге белгечләре сүзләренә караганда, балаларның ел фасыллары турында күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итә, коммуникатив күнекмәләрен яхшырта һәм уңай эмоцияләр бүләк итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International