Биектау районы яшүсмерләре тренинг дәресләрендә катнаштылар

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 29 сентябрь көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тренинг дәресләре үткәрде. Чарада 67 балигъ булмаган бала катнашты.

Яшүсмерләргә кеше шәхесенең кыйммәте һәм уникальлеге турында сөйләделәр. Дәресләрнең практик өлешендә алар «Кечкенә кораб» дигән рәсем ясадылар, үз шәхесләренең үзенчәлекләре белән таныштылар. Чаралар яшүсмерләрдә үз-үзләрен җайга салу дәрәҗәсен һәм стресска карата толерантлыкны арттыруга ярдәм итте.

Ахырда дәресләрдә катнашучыларга балалар ышаныч телефоны турында сөйләделәр һәм ярдәм хезмәте номеры язылган ручка тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International