«Барс канатлары» – коляскаларда баскетбол буенча турнир җиңүчеләре

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанның «Барс канатлары» клубы 25-26 сентябрьдә Болгариядә узган Коляскаларда баскетбол буенча халыкара турнирда җиңү яулады.

Уеннарда дөньяның төрле илләреннән дүрт команда катнашты. Казан баскетболчылары Болгария чемпионнарын 64:37 исәбе белән отты, ә финалда беренче урын өчен Италия командасы белән көрәште. 58:52 исәбе белән «Барс канатлары» клубы җиңү яулады.

Искәртеп узабыз, бу елның августында Казан командасы Санкт-Петербургтагы Коляскаларда баскетбол буенча бөтенроссия турнирында җиңүче булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International