Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль өлкәдә хезмәт куйган пенсионерлар белән очрашулар оештыралар. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире пенсионерларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды.
Социаль хезмәт алучылар да игътибардан читтә калмады. Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларына чәчәкләр тапшырды һәм ихлас теләкләр җиткерде.