ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2021 ел
җомга

Бүген, Халыкара өлкәннәр көнендә, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Балык Бистәсе муниципаль районында булып кайтты. Ул өлкәннәрне хөрмәтләү тантанасында катнашты.

Салкыннар һәм ягу сезоны башлану белән янгын чыгу куркынычы арта. Балалар куркынычсызлыгы, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр, ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәр, инвалидлар, күп балалы гаиләләр һәм профилактик учетта торучы гаиләләр белән эшләү – профилактика системасы органнарының өстенлекле бурычларының берсе.

Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Саимә Мәкъсүм кызы Гарипова янына бардылар.

30 сентябрь көнне «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Юбилярлар-2021» район чарасында актив катнаштылар. Аның максаты гаиләнең абруен һәм җәмгыятьтәге ролен ныгыту иде.

Спас картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучысы Ирина Меховникова Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. «Безнең як осталары» республика конкурс-фестивалендә ул «Нәфис сүз» номинациясендә беренче урынны яулады.

2021 елның апрелендә «ПРОНАВЫКИ» социаль инициативасы старт алды, ул хезмәт базарында ихтыяҗ булган цифрлы күнекмәләр һәм һөнәрләр буенча барлык курсларны алга этәрүгә һәм бушлай карауга юнәлдерелгән. Инициативаның максаты – гражданнарның барлык категорияләре өчен өзлексез һөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм мөмкинлекләрен киңәйтү өчен шартлар тудыру, шул ук вакытта халыкның якланмаган катламнарына аерым игътибар бирелә.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Көзге кәеф» дип исемләнгән бәйрәм фотосессиясе узды.

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова балалар белән дәрес үткәрде. Аның барышында алар әби-бабайларына хатлар яздылар.

«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре һәм Яр Чаллы шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өйдә әби-бабайларны котладылар.

Халыкара өлкәннәр көне – өлкән буын кешеләренә зирәклекләре, озак еллар намуслы хезмәтләре һәм республикабызны һәм илебезне торгызуга һәм үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен тагын бер кат рәхмәт әйтү өчен менә дигән форсат.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International