Казанда «Кайчан күңел җырлый» фильмын тәкъдир итү булды

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы заказы буенча оештырылган «Кайчан күңел җырлый» фильмын тәкъдир итү булды. Фильм Өлкәннәр декадасы кысаларында күрсәтелде.

Фильмда 10 талантлы һәм актив пенсионер төште, алар үзләренең сәләтләре турында сөйләделәр.

Шалашова Светлана Николаевна «Балкыш» («Сияние») республика ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның алты республика фестивалендә лауреат булып тора.

Крупина Эльвира Николаевна «Волжанка» ветераннар хорын җитәкли (81 яшь).

Федина Людмила Ильинична үзенең 86 яшендә бисер белән чигү, тегү белән шөгыльләнә һәм «Казаночка» клубы рәисе булып тора.

Акбашева Мөнирә Сабир кызы (72 яшь) – калфак һәм түбәтәйләр тегү һәм ясау остасы, ә Кәримуллина Фәридә Габделхак кызы (63 яшь) тиредән уникаль әйберләр ясый.

Карасев Николай Владимирович агачтан кисү, рәсем сәнгате белән шөгыльләнә, шигырьләр яза (69 яшь).

Әхмәтҗанов Мөҗәһит Заһит улы баянда, тальян гармунда, курайда, мандолинада уйный, шигырьләр яза (71 яшь).

Абель Александра Николаевна кисәк-кисәк тукымадан курчаклар тегү белән шөгыльләнә (70 яшь).

Яшел Үзән муниципаль районыннан Федкович Алексей Семенович каеннардан көнкүреш әйберләре һәм кием-салым булдыра(74 яшь).

Поздеев Оскар Ким улы солдатлар әзерләү белән шөгыльләнә, аларны үзе тимердән эретеп, буяп чыга (63 яшь).

Фильмны караганнан соң Татарстан Республикасы Ветераннары (пенсионерлары) региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Х.Г. Иштирәков сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Өлкән яшьтәге кешеләрне бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белнә тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да килгән иде. «Авыр тормыш юлын үтеп, сез бөтенләй ялга омтылмыйсыз. Сез, кадерле ветераннар, безгә бай тормыш һәм һөнәри тәҗрибәгезне тапшыруыгызны дәвам итәсез, авыр минутларда безгә таяныч булып хезмәт итәсез», – дип билгеләп үтте ведомство башлыгы. Форсаттан файдаланып, ул ветеран-пенсионерлар арасында бәйләү буенча чемпионатта җиңүчеләрне бүләкләде.

Тамашачыларны «Кайчан күңел җырлый» фильмы геройлары: Крупина Эльвира җитәкчелегендәге «Волжанка» ветераннар хоры, җырчы Шалашова Светлана, музыкант Әхмәтҗанов Мөҗәһит чыгышлары белән шатландырды.

Чара барлык өлкәннәргә дә ныклы сәламәтлек теләп тәмамланды. Хәбир Иштирәков ассызыклаганча, пенсиягә чыгу өлкән яшьтәге кеше алдында иҗат өчен бик күп мөмкинлекләр ача. Картлык – яңа планнар, максатлар һәм идеяләр вакыты ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International