Бүген Казандагы «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Алтын көз» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Әкияти тамаша формасында балаларга ел фасыллары, көзге халык бәйрәмнәре һәм традицияләр турында сөйләделәр.
Бәйрәм чарасы барышында тәрбияләнүчеләр күңелле стартларда, мавыктыргыч музыкаль конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар. Әти-әниләр дә читтә калмады, алар җанатарлар сыйфатында үз балаларына актив ярдәм күрсәттеләр.
Бәйрәм барлык катнашучыларга да тернәкләндерү процедураларын узу өчен яхшы кәеф бүләк итте. Моннан тыш, табигать цикллары турында сөйләшү үсеп килүче буынның экологик аңын формалаштыруга ярдәм итте.